Trace Id is missing
Төп эчтәлеккә үтү
Керү

Windows 7 Тел интерфейсы пакеты

Windows 7 өчен тел интерфейсы пакеты (LIP) Windows 7-нең иң киң кулланылышлы бүлекләре өчен өлешчә локальләштерелгән кулланучы интерфейсын тәэмин итә

Мөһим! Түбәндә телне сайлау битнең барлык эчтәлекнең бу телгә динамик үзгәртелүенә китерәчәк.

  • Версия:

    1.0

    Нәшер итү датасы:

    25.08.2010

    Файл исеме:

    LIP_tt-RU-64bit.mlc

    LIP_tt-RU-32bit.mlc

    Файл үлчәме:

    4.2 MB

    2.7 MB

    Windows Тел интерфейсы пакеты (LIP) Windows’ның иң киң кулланылышлы бүлекләренең өлешчә тәрҗемә ителгән версиясе булып тора. Тел интерфейсы пакетын урнаштырганнан соң, осталардагы, диалог тәрәзләрендәге, сайлаклардагы текст һәм Ярдәм бүлекләре тел интерфейсы пакеты телендә чагылдырылачак. Тәрҗемә ителмәгән текст Windows 7 төп телендә булачак. Мәсәлән, Windows 7-нең рус версиясен алып, татар телле интерфейс пакетын урнаштырган очракта, текстның бер өлеше русча калачак. Бер төп телгә берничә тел интерфейсы пакетын урнаштырырга мөмкин. Windows тел интерфейсы пакетлары Windows 7-нең барлык чыгарылышларына да урнаштырыла ала.
  • Тәэмин ителгән операцион система

    Windows 7

    • Microsoft Windows 7
    • Таләп ителгән Windows 7 төп телен урнаштыру: Рус
    • Йөкләү өчен 4,63 Мб буш урын
    • Урнаштыру өчен 15 Мб буш урын

  • КИСӘТҮ: Санакта BitLocker шифрлавы ялганган булса, тел интерфейсы пакетын урнаштырыр алдыннан аны туктатып торыгыз. Панель управления ачып, Система и безопасность бүлегендә Шифрование дисков BitLocker дигәнне сайлагыз. Приостановить защиту төймәсенә чирттерегез.

    Windows 7-нең 32-битлы һәм 64-битлы версияләре өчен аерым йөкләнмәләр булганга, йөкләүне башлаганчы санакта кайсы Windows 7 версиясе урнаштырылганлыгын ачыкларга кирәк: Кайсы Windows 7 версиясе урнаштырылганлыгын түбәндәгечә ачыкларга була:

    Пуск төймәсенә басып, "Санак" сүзенә уң төймә белән чирттерегез дә, Свойства дигәнне сайлагыз. Шуннан соң санак турында төп мәгълүмат күрсәтеләчәк.
    "Система" бүлегендә "Система тибы" параметрын карагыз. Шунда санактагы Windows 7 операцион системасының 32-битлы операцион система яки 64-битлы операцион система икәнлеге күрсәтеләчәк.

    32-битлы версияне урнаштыру өчен түбәндәгеләрне эшләргә мөмкин:

    1. Йөкләү төймәсенә һәм аннан соң Открыть төймәсенә чирттереп, тел интерфейсы пакетын урнаштырыгыз


    2. яки

    3. Йөкләү төймәсенә чирттерегез
      • Сохранить төймәсенә чирттереп, файлны санакка күчермәләгез,
      • Файл йөкләнгән папканы ачыгыз һәм, аңа ике тапкыр чирттереп, тел интерфейсы пакетын урнаштырыгыз

    64-битлы версияне урнаштыру өчен югарыдагы 2-нче мөмкинлекне кулланырга кирәк.